ИДЕ’ЯЛЕ с. 1) Нинди дә булса бер идеягә нигезләнгән, аны пропагандалаган, шуның белән сугарылган. Образлы, матур тел белән язылган, ачык идеяле кыска хикәя – ул бер стакан куе ширбәт белән бер. Г.Галиев. 1934 елдан --- соң --- үзәктә коммунистик идеяле уңай герой торырга тиешлеге ачыкланды. Ф.Галимуллин. Безгә идеяле, акыллы, үзен һәм үз сыйныфының теләген төшенгән әдәбият кирәк. Х.Туфан

2) Алдынгы фикер белән сугарылган. Поэма, минем карашка, Байрон, Лермонтов, Такташлардан килә торган мәңгелек мәсьәләләрне заман рухында оста чишүне күрсәтә. Ул – тирән идеяле әсәр. Р.Гаташ. Ә.Еникинең, ул чактагыча әйтсәк, югары идеяле мондый әсәрләре күп. Ә.Баян. Бу исә үткәрелгән чараларның оешкан һәм югары идеяле булуын, политик хезмәт һәм әхлак тәрбиясенең бер-берсе белән тыгыз бәйләнүен тәэмин итте. Г.Шакиров

3) сөйл. Шәхси мәнфәгатьләрне күздә тотмаган; нинди дә булса идеягә чын күңеленнән бирелгән. – Бу дөньяда хәләл көчем белән эшләп тапканга гына яшәргә күнеккәнмен. Катгый рәвештә! Бу – тайпылмас кыйблам, – дидем мин. – Син... шундый идеяле зат инде ---, – диде ул, кәефе бик тә кырылып. Р.Фәизов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә