ИДЕ’Я и. гр. 1) Кеше аңында реаль яшәешне чагылдыра, шул яшәешкә мөнәсәбәтне белдерә торган төшенчә, күзаллау. Социализм – хәзер ул коры идея генә түгел, ә – факт. М.Җәлил 2) Кешенең дөньяга карашында нигез принцип булган төп фикер; рухи кыйбла, юнәлеш. Төрки телдәге әсәрләр суфыйчылык идеяләре белән сугарылган була. К.Гыйззәтов. Әмма иң аптыратканы: шулар һәммәсе дә, әйткәнебезчә, кичәге большевиклар. Кайчандыр бер сафта торып бер үк идея өчен көрәшүчеләр, бүген исә, бер-берсенең бугазын чәйнәргә торучы дошманнар! Ә.Еники. Шуңа гаҗәпләнергә кала: идея ныклыгы булмаган, аумакай үзәкле кеше ничек партия җитәкчесе итеп куелган? Х.Камалов 3) Сәнгать әсәренең, әдәби жанрның эчтәлегенә салынган төп фикер. «Болын» повестенда язучы, Җан һәм Тән гармониясенең бозылуы нәтиҗәсендә, адәм баласы үзен ялгыз итеп тоя дигән матур идея үткәрә. А.Шәмсутова. Әлеге әсәрләрнең идея юнәлеше бик ачык: ул ислам диненең изгелеген исбат итүгә юнәлдерелгән. Ф.Урманче. Тик [картинаны] кабул итмәгәннәр, идея эчтәлеге сай, дигәннәр. Аитов, шул комиссиягә ачу итеп, картинасын кискәләгән. М.Маликова 4) Фикер, уй. Миңа бер идея килде. Беләсезме нәрсә, ханым. Алып китегез сез бу баланы үзегез белән. Г.Гобәй. Юри генә: – Ботинка ботинка инде ул, үзйөрешле итек түгел! – дип ычкындырган идем, Йөгертдиновка җитә калды. – Үзйөрешле итек?! Шәп идея бит бу! – дип эләктереп тә алды. М.Сәлим. Сүзне Нәсимә башлап җибәрде: – Ә нигә? Начар идея түгел бу. Хуҗаңның яшь хатыны булып, карт хатынга приказ гына биреп ятасың. Ф.Яруллин 5) күч. Теләк, ният. Пароход капитаны булырга теләү коры бер җилкенү булып кына калмады, бу идеяне мин байтакка кадәр үземдә саклап, җайлы форсат чыкканны көтеп йөрдем. Ф.Хөсни. Ә минем идея? Минем теләк?.. Бөтен дөньяның хезмәт ияләрен, кешелек дөньясының иң бөек акылларын сокландыра торган якты теләк! М.Әмир |