ИДЕОЛО’ГИЯ и. гр. Билгеле бер җәмгыятьтә сәяси, хокукый, әхлакый, эстетик, дини төркемнәрнең мәнфәгатьләрен гәүдәләндерә торган фәлсәфи карашлар, идеяләр системасы. Коммунистик идеология юкка чыгу белән, халык күңелендә, аңында бушлык хасил булды. Ә.Закирҗанов. Ислам – Урта гасыр татар тормышында төп идеология. Х.Миңнегулов. Моның төп сәбәбе илдә хөкем сөргән большевистик идеология кануннары белән бәйләнгән иде. Ф.Урманче |