ИДЕОЛО’ГИК с. Идеологиягә бәйле, идеологияне чагылдырган. Оешма XX гасырның байтак дистә елларында язучыларның иҗади хезмәтен оештыруда һәм бәяләүдә үзгә бер идеологик үзәк ролен үтәп килде. Р.Фәйзуллин. Хаким партия һәм яңа власть милли мәдәният эшлеклеләреннән идеологик активлык, агитацион күргәзмәлелек таләп итә. М.Арсланов. --- теләсә кайсы иҗтимагый эшне оештыру өчен, башта аның идеологик нигезен булдырырга кирәк. Ф.Галимуллин |