ИДЕО’ЛОГ и. гр. Теге яки бу сыйныфның, иҗтимагый-сәяси стройның һәм аның идеологиясенең яисә берәр юнәлешенең тарафдары, әйдәүчесе. --- бу чор йола фольклоры турында сөйләгәндә дә, галимнәр тик ясалма, совет идеологлары уйлап чыгарган стереотипларга гына таянырга мәҗбүр булганнар. Ф.Урманче. Әлбәттә, империячел идарә идеологы өчен халыкларның конгресслары ошап бетмидер. Т.Миңнуллин. Батырша – --- Абдулла Галиев – 1755 елгы халык күтәрелешенең җитәкчесе һәм идеологы, рухи таянычы. М.Гайнетдин |