ИДЕОГРА’ФИК с. лингв. Идеографиягә мөнәсәбәтле. «Семантик синоним» төшенчәсе, гадәттә, идеографик синонимга тиңләп карала. Ф.Сафиуллина. Соңгы елларда активлашкан алынмаларның бер төре исә, телдә булган сүзләрнең идеографик синонимнары буларак, ягъни төшенчәгә яңа мәгънә төсмере өстәп, конкретлаштыру максаты белән кулланыла. Р.Мөхиярова. Идеографик синонимнар – мәгънә төсмерләре белән аерылып торган синонимнар. Г.Галиуллина |