ИДЕЛ-ЙОРТ җый. и. фольк. Идел буена урнашкан борынгы Болгар һәм Кыпчак дәүләтләре. Элекке Болгар һәм соңыннан Кыпчак йортын фольклорда --- «Идел-йорт» дип йөртү еш очрый. Н.Исәнбәт. --- татар әдәбиятында Идел-йортның күз алдында бары тик үз шәхси мәнфәгатьләре белән генә яшәгән тар маңгайлыларның --- юкка чыгуын үзәккә алган бер олы әсәр – «Идегәй» дастаны иҗат ителә. Т.Галиуллин. Әмма баш имә Син, Идел-йорт кызы Син, Сәкинә! Р.Закиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә