ИДЕЛ и. иск. сир. Зур елга. Идел күрми, итек салмыйлар. Мәкаль. Пароходта без барабыз Вятка иделе буйлап. Бәет. Исмәгыйль ханның меңе Туктамыш хан гаскәренә үз җәйләүләре тирәсендә, Чулман иделе белән Зәй елгасы арасында гына кушылды. Т.Нәбиуллин

Идел суы илле батман Ите аз, шулпасы күп; сыек шулпа, сыек чәй; тозсыз, татсыз аш. Идел уртасында калу к. ике ут арасында калу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә