ИДЕАЛЬ с. 1) Хыялда гына яши торган; абстракт; киресе: чын, реаль, хакыйкый. Фатих Әмирхан, «Фәтхулла хәзрәт» сурәтен биреп, искелекне тәнкыйть[ләп] кенә калмый, буржуа яңа тормышының идеаль үрнәге турында да хыял итә. Г.Нигъмәти 2) сөйл. Камил, үрнәк булырлык, бик яхшы. Язмаларда идеаль кешегә хас сыйфатларны билгеләү омтылышы ясала ---. Д.Заһидуллина. Дөрес, закон проекты әле бөтен яктан да эшләнеп бетмәгән. Бу хакта әйтелде. Андый идеаль закон проектларын без әле, гомумән, күргәнебез юк. Т.Миңнуллин. Урамда гына түгел, цехларда, складларда да һәрчак идеаль тәртип саклана. Р.Кәрами 3) физ. Матдәләрнең физик күрсәткечләре идеалга якынлаштырып кабул ителгән фараздагы моделенә караган. Барлык реаль газларның үзлеге шактый югары температураларда һәм түбән басымнарда гына идеаль газ үзлекләренә якын була. Идеаль газның халәте. Классик физикада үткәргечтәге электрон газы идеаль газ кануннарына буйсына дип фаразлана. Физика |