ИДЕАЛЛЫ с. Идеал (1 мәгъ.) белән сугарылган. Әлбәттә, бу олы бурычларны үтәргә талант кирәк, идеаллы максат кирәк, йөрәк кирәк. Р.Фәйзуллин. Без килдек, Испания, сиңа – Дон Кихотлы бөек илгә, Синең хаклык рыцарьларың, Зур идеаллы ирләрең, Ышаныйк, яши бүген дә! Р.Гаташ. Шул ук вакытта ул [Н.Фәттах] – тәнкыйтьче Һ.Мәхмүтов билгеләгәнчә, дошманга каршы берләшеп көрәшү кирәклеген вакытында аңлаган «уңай идеаллы шәхес» тә. А.Нәҗипова-Зиннәтуллина |