ИДЕАЛЛАШТЫРУ ф. Кемне яки нәрсәне дә булса реаль чынбарлыктан яхшырак итеп, уңай яктан гына күрү, кабул итү, яхшы якларын күпертеп күрсәтү, сурәтләү. Китапта Сталинның эш-гамәлләрен аклау, шәхесен идеаллаштыру өстенлек итә, Америка тәнкыйтьләнә. Х.Миңнегулов. М.Г.Худяков --- Олуг Мөхәммәдне Казан ханлыгының нигез салучысы буларак идеаллаштыру юлына баса. Б.Хәмидуллин. Әдәбиятка буй җитмәслек изге нәрсә итеп карауда минем холкыма хас бер йомшак як та кабатланды: хискә бирелеп, чамасыз идеаллаштыру да булды шикелле. Г.Бәширов Идеаллаштыра бару Торган саен ныграк идеаллаштыру Идеаллаштыра төшү Бераз идеаллаштыру Идеаллаштырып бетерү Тулысынча, бөтенләй идеаллаштыру Идеаллаштырып килү Эзлекле рәвештә, системалы идеаллаштыру. Без, Сталин чорыннан башлап бүгенге көнгә кадәр, «халык» дигәндә гавамны күз алдында тотып идеаллаштырып килдек. Т.Миңнуллин |