ИДЕАЛИСТЛЫК и. Идеализм белән сугарылганлык. --- гел үзебезнең авылдан көньякка – кояшка таба чыгып китәргә кызыктым. Хыял гел шул якка тарта иде. Моның сәбәбен (мине идеалистлыкта гаепләмәсеннәр) мин илле яшемә җиткәндә генә белдем. М.Мәһдиев. Ләкин узган ике ел вакыт безнең Рәшидне тамчы да үзгәртмәгәннәр, ул һаман элеккеге Рәшид икән. Шул ук идеалистлык, шул ук шат күңел, дөньяга ачык караш аның йөзенә үк чыгып тора иде. Р.Гали |