ИДЕАЛИ’СТИК с. Идеализмга (1 мәгъ.) хас. Ә аларга беренче булып фәнни билгеләмәләр бирүче марксист та, хәтта материалист та түгел, бәлки, заманында идеалистик юнәлештә иҗат иткән немец философы Фридрих Шлегель --- була. К.Гыйззәтов. Классик идеалистик эстетика, хәятка чын матурлыкны сәнгать кенә бирә, ул тудырган гүзәллек тормыштагы матурлыктан югарырак дип саный. Ф.Хатипов. Ләкин Гыйльфан – инженер, ул – төгәл фәннәр буенча әзерлекле кеше, әлеге беренче карашка идеалистик булып күренгән «туган туфрак» төшенчәсенә материалистик аңлатма бирә. М.Мәһдиев |