ИДЕАЛИСТ и. фр. 1) Идеалистик фәлсәфәне яклаучы, шуның тарафдары. Без --- идеалистлар түгел, без – материалистлар. Ә.Фәйзи. Ул Г.Тукайның якын дусты С.Сүнчәләйне «милләтче, соңыннан контрреволюционер солтангалиевче, череп барган идеалист» дип атый. Ф.Галимуллин. Профессор Мөхәммәт Гайнуллин әдипне «дөньяга карашы белән идеалист» дип атаса да, бу – бары галим үзе яшәгән чор өчен генә кулай фикер. М.Җәләлиева 2) Теге яки бу эшкә үз-үзен аямый, үз мәнфәгатьләрен, үз файдасын кайгыртмыйча хезмәт итүче кеше. Бу егетнең [эчке, рухи сыйфаты] миңа һәрвакыт рус идеалистлары арасында «народник» (---) [исеме] белән мәгърур 60–70 нче еллар зыялыларының хөрмәтле [рухи сыйфатларын] хәтерләтә. Ф.Әмирхан 3) сөйл. Чынбарлыкны идеаллаштырып, матурлап күрсәтергә яратучы кеше; хыялый, фантазёр. Шулай да хыялый сезнең ул картыгыз, идеалист! Г.Бәширов. Тагын бер кат рәхмәт төшсен оныкларыма, син фәлән дип, йөзгә бәреп әйтмиләр. «Син – идеалист, синең дөньяны матур итеп күрәсең килә», – диләр. Т.Миңнуллин. – Бу, минемчә, бәхет буладыр инде. Әллә, тагы нәрсә?.. – Натела, күзләрен кыса төшеп, көлемсерәде. Аннары, җитдиләнеп: – Сез – ике идеалист! Бөтен нәрсәне бер бизмәнгә салып үлчисез, – диде. Г.Мөхәммәтшин |