ИДЕАЛИЗМ и. фр. 1) Рухны, аңны, идеяне беренчел һәм бөтен барлыкның нигезе дип, ә материяне икенчел, шулардан чыгарылма дип саный торган фәлсәфи юнәлеш. Субъектив идеализм бердәнбер нигез итеп «субъектның» (кешенең) аңын ала. М.Абдрахманов. Идеализм кеше аңын ниндидер абстракт гамәли идеяләр яисә илаһи көчләр продукты дип кенә саный. К.Гыйззәтов. Циклның өченче мәкаләсе идеализм фәлсәфәсе тарафдарлары – Ксенофонт, Парменид, Зенон өйрәтүләрен шактый тулы яктырта. Д.Заһидуллина 2) сөйл. Үз-үзен аямыйча, үз мәнфәгатьләрен күздә тотмыйча, теге яки бу эшкә, хезмәт итүгә омтылыш, һәвәслек 3) сөйл. Реаль чынбарлыкны уңай яктан гына күпертеп сурәтләү, идеаллаштырып күрсәтү алымы. Алар, латин хәрефен алсак, Европа, Америка кебек бай да, көчле дә, гаҗәп шәп мәдәниятле дә булып китәбез, дигән идеализм белән хыялланалар. Г.Алпаров. Чынлап торып уйлаганда, тәнкыйтьне тыныч кына кабул итүне көтү – бу үзе идеализм түгелме икән соң? М.Вәлиев. [Гүзәлия:] «Суд» дигәннән, миңа калса, бүгенге хөкемнән дә зуррагы юк аның өчен. Бер юлга, бәлки, җитеп торадыр? [Хәмит:] Анысы идеализм, Гүзәлия. [Гүзәлия:] Беләм инде, син идеализмны яратмыйсың. Син балта белән эш итәргә яратасың. Т.Миңнуллин |