ИДЕАЛ и. фр. 1) Җәмгыять яки аерым шәхеснең куйган, шуңа омтылган иң югары максаты. Бу мәсьәләне ул Шәрык дөньясында озак гасырлар буе шәкелләшеп килгән олуг идеаллар югарылыгында торып яктыртырга омтыла. Х.Миңнегулов. Мөселман хокук белеме күзлегеннән караганда, дәүләт төзелешен теократик нигезгә кору – Ислам диненең идеалы ул. Ислам 2) Кеше омтылышының, теләк һәм максатының иң югары ноктасы. Татар халкында гасырлар дәвамында урнашып килгән иҗтимагый һәм әдәби-әхлакый идеаллар үзгәрә, Шәрекътән Гаребкә йөз тоту көчәя. Р.Мәрданов |