ИДӘ’Н АСТЫ и. 1) Өй эченнән идәндәге капкач белән ябылган тишек аша төшә торган итеп, өй астына казылган баз. Идән асларын, кар базларын онытырга вакыт инде, Газинур. Г.Әпсәләмов. Бәрәңгеңне генә идән астында калдыра күрмә. Ягылмаган өйдә өшер ату, базыңа тутырып куй. В.Нуруллин. Авыл советында күмәк хуҗалыкка кодалау дәвам итә иде... Кемнедер акыртып кыйныйлар, кемнедер идән астына тибеп төшерәләр, кемнедер аяк-кулларыннан асып куеп газаплыйлар. Ф.Бәйрәмова

2) күч. Хакимияткә каршы яшерен алып барыла торган эшчәнлек, яшерен сәяси хәрәкәт; шул хәрәкәттә катнашучыларның яшерен тормышы. 1929 елда ук Әхмәров Шиһаб белән Буа кантонына барган һәм анда кулак авторитетлары белән «идән асты» җыелышларында катнашып, аларга Совет хакимиятенә каршы булган директивалар биргән. Р.Вәлиев. Мәскәү хакимияте диссидент шагыйрьләрне ачуланган, орышкан, «Метрополь» исемле «идән асты» журналын тыйган, юкка чыгарган булып кылана. Т.Галиуллин. Сәясәтне белмиләр, ди, Ул яктан һич зыянсыз, ди. «Идән асты» монда юк, ди, Чөнки диңгез идәнсез, ди. Ә.Фәйзи

3) күч. Тыелган, законнан тыш эшләнгән эш. Күпләр шулай уйлады: «идән асты» бизнесын законлаштырасың да, капитализм безне социализм сазлыгыннан колакларыбыздан тартып та чыгара. Әмма... тот капчыгыңны! Р.Мирхәйдәров. Идел буе районында ялган аракылар җитештерүче «идән асты цехы» табылган. Ватаным Татарстан

Идән асты кошы эвф. Тычкан, күсе. Идән астына китү Эшне легаль булмаган, яшерен рәвештә алып бару. Ни өчен ул, чын ирек сөюченең хыялы булган профессиональ революционерга әверелеп, идән астына китмәгән? А.Расих. Бишенче елның декабрь күтәрелеше бастырылып, Россия буйлап җәза отрядлары чаба башлаган заман иде. Революцияче партияләр идән астына киттеләр. Г.Нигъмәти. Идән астыннан Яшертен рәвештә. [Рәхимҗанның] Яңарак вафат булган бер хәзрәтнең егерме яшьлек матур хатыны белән мөнәсәбәт саклавы хакында бөтен шәһәрдә идән астыннан бер хәбәр йөри башлады. Г.Ибраһимов. Идән астыннан ут йөртү Интрига, астыртын эш алып бару; котырту. Идән астыннан чыгу Легаль хәлгә кайту. Идән асты халкы эвф. к. идән асты кошы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә