ИДӘН и. Теләсә нинди корылманың, йөрер өчен, тактадан яки башка материалдан тигез итеп тоташ түшәлгән түбәнге өлеше. Рабига босоножкиларын салды да, сырланып балчык каткан идәнгә басарга чирканып, кире киде. Н.Гыйматдинова. Аяклар паркет идәнгә тиеп-тиеп кенә алалар. Т.Миңнуллин. Буялган тар такталы агач идәндә чүп-чар, чүпрәк-чапрак аунап ята. Т.Галиуллин

Идән себеркесе Чит ирләр белән чуалырга яратучы хатын-кыз. [Әмирхан:] Әминә апа хурланадыр? [Бәдриҗамал:] Сине идән себеркесенә алыштырсыннар әле! Хурланмыйча! А.Гыйләҗев. Идән чүпрәге Ихтыярсыз, булдыксыз кеше турында. [Малай] Кемгә карап идән чүпрәге булсын, --- әтисеннән түрәләр дерелди [ич аның]. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә