ИДАРӘЧЕ с. Дәүләт, ил, өлкә белән җитәкчелек итә торган, хакимлек итә торган. ...Годуновны бөтен урыс һәм урыс булмаган халыкларның уртак атасы-патшасы итеп күрсәтергә тырыша һәм, аны гаҗәеп акыллы, куәтле, гадел идарәче хөкемдар итеп тасвирлау өчен, буяулар кызганмый. М.Бакиров. Басып алынган җирләр мөселман общинасы, ягъни гарәп дәүләте милке дип игълан ителсә дә, идарәче югары катлау «ганимәт мал»ны һәм шактый җирне үзенә ала. Ислам ◊ Идарәче даирәләр Дәүләт идарәсенең төп вәкилләре. Г.Тукай дин урнаштырган һәм җәмгыятьнең идарәче даирәләре яклаган шушы кыргый законга каршы чыга. Ф.Әгъзамов. Бу чорда ислам дине өйрәтүләре идарәче даирәләр мәнфәгатьләренә яраклаштырыла. Ислам |