ИДАРӘ’ ИТҮ ф. 1) Идарә эшен алып бару, җитәкчелек итү. Алтын Урданың мәҗүси мәрһәбендәге ханнар тарафыннан идарә ителгән чорын әлегә калдырып торыйк. Р.Әмирхан. Әмма, күп кенә тарихи һәм экономик сәбәпләр аркасында, гарәп хәлифәлегендә --- идарә итү дәүләт органнарына күчә бара. Ислам 2) Прибор, руль һ.б. ярдәмендә механизмнар йөрешенә, эшенә юнәлеш бирү; эшләтү. --- алар идарә итә торган йолдызлар да мәңге очрашмый: бер йолдыз көнчыгышта калыккан чакта, икенчесе көнбатышта батып өлгерә. М.Бакиров 3) Сүз, фикер сөрешен билгеле юнәлештә алып бару. Исмаев әңгәмә белән тагын да кыюрак идарә итә башлады. Г.Бәширов 4) Үзе теләгәнчә эш йөртү. Ул, миллионнар белән идарә итеп, тәм һәм рухи азык таба иде. Г.Әпсәләмов |