ИДАРӘ и. гар. 1) Хакимлек, власть. Кадет вә аларга якыннар --- мәмәләкәт идарәсендә иң зур роль алырга тиеш икәнчелеген --- дәгъва итәләр. Ф.Әмирхан 2) Оешма, учреждение эшләре белән җитәкчелек итү өчен сайланып куелган, билгеләнгән административ орган һәм шул орган урнашкан бина, бүлмә. Казан губерна жандарм идарәсе начальнигы провокаторның 26 июльдәге җыелыш турындагы доносын Идел буе охранкасы башлыгына җибәрә. Г.Тукай. [Галинур:] Ашап-эчкәч, идарәгә барып, сөйләшеп килермен, күрәсен күреп, танышасы белән танышырмын дигән идем. М.Хуҗин 3) Административ орган җыелышы. Идарәнең карары шундый: бүгенгесе көннән син монда ындыр бригадиры буласың. Г.Бәширов 4) Кеше организмының үз эшчәнлегенә, хәрәкәтләренә җитәкчелек. [Мостафа] --- идарә көче йомшармасын дип, һәр көн иртә-кич бозлы су белән тәнен ышкыды. Г.Ибраһимов 5) Хәрәкәт итә торган машина, приборлар һ.б.ны йөртү, алып бару // Машина, механизм һ.б. конструкцияләрнең эшләре белән җитәкчелек итү өчен кирәкле приборлар җыелмасы. Кабинетына кереп өстенә ак халатын киде, компьютерының ерактан идарә ителешле пультын кулына алды да йомшак көрсигә чумды. Р.Фәтхерахманов 6) иск. Газета-журнал редакциясе. «Шура» идарәсенең, 75 әр тиен генә бәһа куеп, «Басылмаган шигырьләр мәҗмугасе» вә «Тил ярышы» кеби чүпләр таратуына милләт сабыр итә… Г.Тукай. «Шура» идарәсенә күндерелеп, төрле сәбәпләр аркасында журналда нәшер ителмәгән шигырьләр дә «Басылмаган шигырьләр мәҗмугасе» исемендә җыентык хәлендә басылган. Р.Мәрданов ◊ Идарә дилбегәсе Баш булу, җитәкчелек. Әти, картаеп, кулдан идарә дилбегәсе ычкынганнан соң да – ахры, элекке хакимдар чакларын сагынып булса кирәк – зур тавыш күтәрде. Ф.Хөсни. Идарә җебе к. идарә дилбегәсе |