ИГЪТИРАЗ и. гар. иск. кит. Берәр төрле фикер, карар, карашка каршы төшү, бәхәс. «Вакыт», «Йолдыз», «Ил» – болар уен түгел, бу өч гәзитәнең бер юлда игътиразы халык йөрәгендә бер эз калдырмый булмас. Г.Ибраһимов. Шигырь өчен вәзен вә кафия лазем, дип белгән адәмнәрнең игътиразы минем каршымда һичбер тиеш тормыйдыр. Г.Ибраһимов |