ИГЪТИКАТЛЫ с. иск. Ышанычлы. Хәзергә кадәр «Иттифак» сайлау вакытларында да бер генә төрле сәяси игътикатлы кешеләрне үз тарафыннан сайлату урынына, кайда нинди кешене сайлату мөмкин булса, шуны үз кандидаты санады. Ф.Әмирхан. Шул накизәлек вә шушы хулиганлык юклыкны вә, бильахирдә, авылга иңгән шушы вәкарьле тынычлыкны саклаучының торышы, шушы игътикатлы вә тәртипкә өйрәтелгән көтүне күзәтә торган хаким көтүченең торышы төсле тоела иде. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә