ИГЪТИКАТ и. гар. иск. кит. 1) Ышаныч. Гыйлем вә матбугат белән яктыртылган гавам өчен болар игътикад та вә тәгълимат та буладыр. Г.Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, дөнья вә тормышка карашы, әхлак вә игътикады һәм дә кай вакытларда вә нинди нәрсәләр тәэсире астында язуы хакында да мәгълүматым юк. Г.Ибраһимов. «Аңа каршы килү гөнаһ булыр» дигән ныклы игътикат аның башын, аягын чылбырлаган. Г.Нигъмәти 2) Берәр нәрсәгә инану; мәсләк. Башкалар, адәм ышанмасны сөйләмә, дисәләр дә, Сабир үзенең «ул кайтмый» игътикатында нык торды һәм анасын-фәләнен бераз юаткач, инде утырырга вакыт дип, сызганып эшкә тотынды. Г.Ибраһимов |