ИГЪТИБАРСЫЗЛЫК и. Игътибарсыз булу сыйфаты. Мондый игътибарсызлыктан Сарбайның хәтере калды булса кирәк, ул, төнлә бик сәер елтыраган күзләрен бер ачып, бер йомып, кызга: «Кунакка кайтканда да безне бар дип санамыйсың, ичмасам… Оныткансың бит…» – дигән шикелле карый иде. Г.Әпсәләмов. Әллә игътибарсызлык, әллә икенчесенең йөрәге зәгыйфьрәк эшләгәнме, кем белсен... Г.Галиева ◊ Игътибарсызлык күрсәтү 1) Дикъкать итмәү, гамьсез булу. Шулай да мин ул көнне үземнең иң яраткан әйберемә – табигатькә карата зур игътибарсызлык күрсәттем. Г.Рәхим; 2) Кайгыртучанлык күрсәтмәү, ярдәм итмәү; 3) Хөрмәт итмәү, санлашмау. Ул кисәк кенә Баһавига арты белән борылды, көтелмәгән игътибарсызлык күрсәтеп, кунакка сүз дәшмәстән, башта лампаның филтәсен чеметеп тазартты. А.Расих |