ИГЪТИБАРСЫЗЛАНУ ф. Игътибарсызлык күрсәтү, кайгыртмау. Игътибарсызланды, дип сукранып йөргән улы да: «Әни, син авырмыйсыңдыр бит? Бер дә төсең юк», – дип куйды. Ш.Хөсәенов Игътибарсызлана бару Игътибарсызлыгы акрынлап арту, көннән-көн игътибары кимү. Озак кына хат язмый тордым, сәбәбе бардыр, дип уйлый күрмә. Пычак та юк, кешеләргә игътибарсызлана барам, шуның бәласе. А.Гыйләҗев Игътибарсызлана башлау Бераз игътибар кимү Игътибарсызлана төшү Бераз, соңгы вакытта игътибары кимү Игътибарсызланып бетү Тәмам игътибарсызлану Игътибарсызланып китү Кинәт игътибарсызлану, ниндидер моменттан соң игътибары бетү Игътибарсызланып тору Әле, хәзер игътибарсызлык күрсәтү |