ИГЪТИБАРСЫЗ с. 1. 1) Дикъкатьсез, күңел бирми торган. Ул [Абульханов] кешеләргә игътибарсыз, мин-минлекне алга сөрә, урынсызга масая. Татар совет театры 2. рәв. мәгъ. Әһәмият бирмичә, илтифат итмичә. Бу фикерләр тәнкыйтьчеләр вазифасы булса да, соңгы вакытта вакытлы матбугатта әдәби әсәрләр тәнкыйтенә бик аз урын бирелү сәбәпле, бик күп хосусиятләр тәнкыйтьчеләр тарафыннан игътибарсыз калуын искә алып, без бу хосусиятләргә тукталуны кирәк таптык. Г.Тукай. Гөлнур профессорның сүзләрен игътибарсыз тыңлады. Г.Ахунов. Хәлимгә җиңелчә генә күз ташлап алып, игътибарсыз гына, гамьсез генә, хәтта ничектер тәкәббер генә шикелле булып, аның яныннан узып китте. А.Шамов |