ИГЪТИБАРЛЫ с. 1) Дикъкатьле, игътибар белән карый торган, кызыксынучан. Ул яшь натуралистларга юлда очраган һәммә нәрсәгә игътибарлы булырга куша иде. М.Кәримов. С.Баязидов квартирасында булуын канәгатьләнү хисе белән искә ала Тукай. С.Баязидов аңа игътибарлы була. Ф.Әгъзамов 2) Кайгыртучан, кеше хәлен аңлаучан, ярдәмчел. Янында чакта аңа карата игътибарлы була алдымы, юк-бар белән теңкәсенә тиеп рәнҗетмәдеме? Г.Ибраһимов. Аның ягымлы, игътибарлы булуы һәм сәләте турында хәтта легендалар йөри. Г.Әпсәләмов. «Ялган революционерлар»дан Мирвәли йомшак күңелле, кешеләргә игътибарлы булуы, үз халкына, гореф-гадәтләренә мәхәббәте белән аерылып тора. Татар совет театры 3) Әһәмиятле, игътибарга алынырлык, игътибарга лаек 4) Абруйлы, ихтирам ителүче. Ул авылның игътибарлы һәм хөрмәтле карты [иде]. А.Шамов |