ИГЪТИБАР и. гар. 1) Фикерләү, күрү, ишетү сәләтенең бер ноктага төбәлүе; дикъкать. Равил, күзләрен радиоалгычтан алмаса да, бабасының сүзләрен игътибар белән тыңлады. А.Әхмәт. Секретарь, Хәйдәрнең җанлана барган йөзенә ара-тирә күз салгалап, зур игътибар белән тыңлый иде. Г.Бәширов. Нургали дә Нуретдин абзыйның йон уңаена сыйпагандай итеп кенә сөйләвеннән бераз тынычлангандай булды һәм аның гыйбрәтле сүзләрен бик игътибар белән тыңлап утырды. Ә.Еники 2) Ихтирамлы мөнәсәбәт, хөрмәт. Нуруллин, аның игътибарыннан, аның җылы йомшак мөгамәләсеннән --- ничек тынычланып, авыруын, сызлануын онытып ята. А.Шамов 3) Абруй, дәрәҗә. Башка казармаларның халыклары арасында боларның игътибары юк. Һәммәсе «ташландыклар» дип хисапланалар. Ш.Камал ◊ Игътибар бирү 1) Әһәмиятле саналу, илтифат итү. Гасыр башы әдәбиятын әтрафлы өйрәнгән күренекле галим И.Нуруллин әлеге мәсьәләгә махсус игътибар биреп, шул рәвешле фикер йөртә… Ф.Бәширов. Әдип-публицист М.Гафури иҗатына зур игътибар бирә, аны [Г.Тукай] 1905 елгы революция ташкынында күтәрелеп чыккан бөек шагыйрьләрнең берсе дип саный. Ф.Әгъзамов. Алда торган максатлар турында сөйләгәндә, ПИЧ рәисе быелгы халык санын алу кампаниясенә татар милли хәрәкәтләренең әзерлегенә һәм аны оешкан төстә үткәрүгә бәйле мәсьәләләргә аеруча игътибар бирде. Мәдәни җомга; 2) Хөрмәтләү, кайгыртучанлык күрсәтү. Игътибарга алу 1) Әһәмият бирү, кабул итү. Анасының караңгы торачагын белгән хәлдә, анасының күз яшьләрен игътибарга алып, аз көнгә булса да, өйгә кайтып китүне тиеш тапты. Г.Ибраһимов; 2) Исәпкә алу, истә тоту. Сез, безнең элекке иң актив членыбыз булуны игътибарга алып, безнең соравыбызны кире какмассыз, дип ышанабыз. Ш.Камал. Игътибар иясе Хөрмәткә лаек кеше. Игътибар үзәгендә тотылу к. игътибар бирү. Аннары шул проблеманың, шул идеянең гәүдәләнеш чаралары (формасы, теле, стиле һ.б.) игътибар үзәгендә тотыла. Ф.Әгъзамов |