ИГЪЛАНЧЫ и. 1) тар. Борынгырак заманнарда: берәр вакыйга булачагын яки югары дәрәҗәдәге кешенең килүен алдан хәбәр итеп йөрүче кеше. Игъланчы керә: «Әрчелегез юлдан, квиритлар! Бөек диктатор Сулла хатыны – Валерия Мессала килә!» Н.Исәнбәт

2) Игълан, афишалар бастырып таратучы. Матбугат дөньясы вәкилләреннән игъланчы, календарьчы Шәрәфетдин Шәһидуллин беренче була. И.Рәмиев // Игъланнар, афишалар язучы, ясаучы кеше. Г.Тукай, Казанга килгәч, --- игъланчы булып та эшли. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә