ИГЪЛА’Н ИТҮ ф. 1) Хәбәр итү, белдерү. Кич белән ячейка җыелышы буласын Мостафа иртәдән үк һәммә членнарга игълан итте. Ш.Камал 2) Рәсми рәвештә белдерү. Кичә безнең сөйләүләр өлеше бетеп, тәнәфес игълан иткән вакытта, безнең күңелләр артык күтәренке иде. М.Әмир. Әти анда, ачыктан-ачык игълан итеп, үзенең муллалыгын ташлавы турында яза. А.Расих. Ә хәзер, бу төр җитештермәне безгә җибәрүче заводлар урнашкан дәүләтләр бәйсезлек игълан иткәч, эш бөтенләй дә мөшкелләнде. Мирас 3) Дөньяга чыгару, бастыру |