ИГЪДАДИ с. гар. иск. пед. Революциягә кадәрге чорда татар мәдрәсәләрендә урта белем алган шәкертләрне югары уку йортына әзерли торган. --- тел вә әдәбиятның гүзәл нәмунәләреннән җыелып ясалган әдәби хрестоматияләр һич өзлексез рөшди вә игъдади буена сузылып баралар. Г.Ибраһимов. Урта белем мәсьәләсенә килгәндә, аны алу, кагыйдә буларак, ике-өч, кайвакытларда хәтта дүрт баскычтан торган мәдрәсәләрдә уку белән бәйләнгән: 1) башлангыч (ибтидаия), --- 3) урта (игъдадия) ---. Р.Әмирханов |