ИГҮ ф. 1) Бөртекле культураларны чәчеп үстерү. Ул [Нурҗиһан] анда чөгендер игү эшләрен машинага көйләү турында сөйләүчеләрне аеруча әһәмият биреп тыңлады. М.Ханнанов. [Сәләхетдин] Җимертеп эшли, нәкъ шахтадагыча: җирен сөрә, игенен игә. К.Миңлебаев. Башка яшәү урыннарындагы шикелле үк биредә дә халык гомер-гомергә иген игә ---. Т.Галиуллин // Яшелчә үсемлекләре чәчеп үстерү. Менә берничә ел инде җиде кешелек звеноны җитәкләп, Голландия технологиясе белән мөстәкыйль рәвештә бәрәңге игә Азат. Т.Нәҗмиев. Татар хатыннары йорт башыннан кеше исәбендәге ният белән чөгендер игә. Ә.Гаффар

2) Үстерү, булдыру, барлыкка китерү. Киттек, әйдә, кырлар буйлап, киләчәк көннәрнең шатлыгын игәргә! К.Нәҗми

Игә башлау Игәргә тотыну. Беренче елларда шалкан чәчеп үстергәннәр, ә соңга таба бөртеклеләр игә башлаганнар. Р.Юсупов. Дәрте очындырып-очындырып йөртә. Кияүгә чыккач, балалар игә башлагач, ул да салмакланыр. Ш.Галиев

Игеп килү Элек-электән, борынгыдан, даими игү. Ничә йөз еллар буена җир сөреп, иген игеп килгән бит безнең бабайлар. В.Нуруллин

Игеп тору Һәрвакыт, гел игү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә