ИГЕНЧЕЛЕК и. Авыл хуҗалыгының иген үстерү, җир эшкәртү белән шөгыльләнә торган тармагы. – Иптәш Дунаев, без менә авыл хуҗалыгы коммунасы оештырдык, – диде Әхмәт, – игенчелек, бакчачылык, мал асраучылык… Ш.Камал. --- корбан-келәү йола бәйрәмнәре, шулай ук җир эшкәртүгә һәм игенчелеккә кагылышлы ритуал-бәйрәмнәр – барысы да халык календареның состав өлешен тәшкил иткәннәр. М.Бакиров. Төркиләр арасындагы сугышлар бераз басылгач, X–XIII гасырларда күп кенә кыпчак кабиләләре һәм ырулары игенчелек белән шөгыльләнә башлый. Фән һәм тел |