ИГЕНЧЕ и. 1. Төп кәсебе иген, икмәк үстерү булган кеше. Тәҗрибә күргән гакыллы игенче, үзенең уллары алдында тырышып эшләүнең төкәнмәс бер хәзинә хөкемендә икәнлеген балаларына киная белән аңлаткан иде. Дәрдемәнд. Шатланыр безнең игенчебез Матур, җылы яңгыр яуды исә. М.Гафури. Күкнең эссе кояшы, бөтен дөньяны, бөтен табигатьне чолгап алган яз шатлыклары игенченең өметләренә, дәртләренә куәт бирәләр. Г.Ибраһимов 2. с. мәгъ. Иген игү белән шөгыльләнә торган. Гарәп сәяхәтчеләре шул чорда Дон һәм Идел буйларында, Болгар биләмәләрендә күпсанлы игенче кыпчак авыллары барлыгын хәбәр итәләр. Р.Әхмәтьянов |