ИГЕН-ТАРУ җый. и. к. иген-ашлык. Татар сөйләшләрендә «язы» һәм «уй» сүзләре бер үк вакытта уйсулыкны да, иген-тару басуын да белдерәләр. Р.Әхмәтьянов. Иген-тару җыелып беткәч, бөтен авылны шаулатып туй иттек. Г.Ибраһимов. Кичкырын, көн кызуы сүрелгәннән соң, башка карт-кортлар кебек Тимери агай да, капка төбенә чыгып, көтү кайтканчы, узган-барган белән иген-тару, явым-чәчем, --- Кытайдагы хәлләр турында картларча вәземләп әңгәмә корырга ярата. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә