ИГЕН и. 1) Орлыкларыннан он, ярма әзерләнелә торган бөртекле, кузаклы яки техник культура. Яз көннәре чәчкән игеннәрең Үскәч, көзен рәхәт яшәрсез. М.Гафури. Бу алтын игеннәр табигать мәрхәмәте буенча гына үсмәгән бит, аларны кеше үстергән. Г.Әпсәләмов 2) Шул үсемлекнең орлыгы; ашлык. --- күмгән җирдән аның күп игенен табып, шуның өчен аның үзен төрмәгә ябып, йорт-җирләрен, бөтен нәрсәләрен конфисковать иттеләр. М.Гафури. Иң ахырдан, караңгы төшә башлагач, шыгыр-шыгыр итеп, озын-озын кәрваннар кебек, иген төягән, ат, сыер таккан чувашлар, руслар, типтәрләр килә башлыйлар. Г.Ибраһимов. Мәүлиха түти әле сугылмаган, бер өлеше ындырга да кереп җитмәгән игенне алай алдан-ала бүлгәләп ташлауны ошатмый иде булса кирәк. Г.Бәширов 3) Шундый культура үсеп утыра торган басу. Кайдадыр игеннәр арасында өзеп-өзеп бер тартар кычкыра, уң яктагы куаклыкта мәче башлы ябалак, нәкъ эт баласы кебек чыелдап, әллә елый, әллә сайрый. А.Шамов. Киң кырларда үсә шул игеннәр! Шаулап ага чиксез елгалар. Ә.Исхак 4) Иген үстерү эше, игенчелек. Чөнки, ни әйтсәң дә, иген игеп көн күрә торган вакыт түгел ич, сөрә башласаң – аты, чәчә башласаң орлыгы юк. М.Шабай. Бабайлар әйтмешли, иген эшенең кайбер көне елга җавап бирә. Ш.Камал. Тимери «Ничек булыр икән соң, килеп, иген эшенең тәмен белерсеңме икән син?» дигән сыман, сүзсез генә Нәфисәгә карап торды. Г.Бәширов ◊ Игенгә бәрәкәт, җанга саулык Яңа ашлык-иген өлгергәндә, шулай ук Сабантуй, җыеннарда авыл кешеләренең бер-берсен котлау әйтеме. Иген чүмәләсе гади с. шелт. Рухи тормышы ярлы, мәгърифәтсез, культурасыз кеше. Безнең сеңелләр дә, энеләр дә бар. Аларны да карарга кирәк. Ә картларга гына калдырсаң, алар үзләре кебек иген чүмәләсе итеп үстерәләр дә, бетте. Ф.Бурнаш |