ИГЕЛЕКСЕЗ с. 1) Яхшылыкка яманлык белән җавап бирүче. Бәлки, балалары игелексездер, дип уйлар идең, үзенең әйтүенә караганда, алар аның өчен үлеп торалар, имеш. М.Шабай 2) Булдыксыз, юньсез, тәрбиясез. Игелексез кеше син, Борһан. Кешеләр әнә тиздән уянып, эшкә тотынырлар, ә син адәм җанын үртәп яшәвеңне генә беләсең. М.Шабай 3) Файдасыз, бәрәкәтсез. Тик былтыр нигәдер игелексез ел булды. Г.Бәширов. Игелексез хезмәт. Игелексез җир |