ИГЕЛЕКЛЕ с. 1) Игелек китерә торган, киң күңелле, яхшы, миһербанлы. Кыен, чөнки бу фидакяр, олпат затның кылган игелекле гамәлләрен санап кына чыгу да байтак урын алыр иде. Р.Әмирхан. Балаларына йомшак, ягымлы, кирәгенчә таләпчән һәм каты куллы, иренә игелекле һәм тугры хатын була белде. Ф.Латыйфи 2) Файдалы, изге. ...К.Мотыйгый-Төхфәтуллин татар дөньясында беренче булган әдәби-иҗтимагый журнал «Әлгасрел-җәдид»не мәйданга кую буенча игелекле эш башкара. Р.Әмирхан. --- бу игелекле кешеләрнең (Мотыйгулла, Гыйззинас) һәр ике малайга да җылы йон оекбаш җибәргәннәре мәгълүм. Ф.Галимуллин. Игелекле гамәлләрнең асылы да – мәхәббәт. Сөембикә 3) Бәрәкәтле. Көзге-карлы яңгырлар башлану белән, Украинаның игелекле җире дә үзенең матурлыгын югалта. Ә.Айдар |