ИГЕЛЕК и. 1) Яхшылык, миһербанлылык, киң күңеллелек. [Ләлә:] Игелек күр! Бер ятим баланы карашуың өчен рәхмәт яусын үзеңә! Ходай теләкләреңә ирештереп, бәхетеңне яр итсен! М.Фәйзи. Алдаш карт өскә калыкты: «Килен! Факиһә кызым, ашыгыз бик тәмле булган. Бик рәхмәт, кулларыгызның игелеген күрегез». Р.Батулла 2) күч. Рәхәтлек, тыныч тормыш. [Мәзин:] Игелек күрер җире калмаган инде аның, хәзрәт, үзем күрдем кичә. Н.Исәнбәт. Хода Тәгалә биргән дәүләтеңнең игелеген күреп, кинәнеп яшәргә язсын. М.Хәсәнов 3) күч. Файда, мәнфәгать. – Сиңа игелеккә әйтәләр, ә синең үз туксаның туксан, – диде кыз. М.Хуҗин ◊ Игелек кайтару Яхшылыкка каршы яхшылык эшләү. --- сезнең игелегегезне кайтарырга кулымнан килмәгәнлектән, мин оялам. Ш.Камал. Игелек(ген) күр 1) Алган әйбереңнең, бирелгән бүләкнең рәхәтен күрергә язсын, дип әйтелгән теләк сүзе; 2) Яхшылык күрсәткән, ярдәм иткән кешегә, бу яхшылыгың сиңа да яхшылык булып кайтсын, дигән мәгънәдә рәхмәт әйтү сүзе. Игелек күргере 1) Яхшы тормыш, рәхәтлек теләп әйтелгән теләк сүзе; 2) Кешеләргә, балаларга, хайваннарга, ачу килгән вакытта, начар сүз әйтүдән тыелып, үзеңнең канәгатьсезлегеңне, үпкәңне яхшы теләк белән белдерү сүзләренең берсе. [Крестьян атка:] Әйдә, әйдә, рәхмәт төшкере! Тарт инде, игелек күргере. К.Тинчурин. Игелек күрсәтү 1) Яхшылык итү, рәхәт тормышта тоту. Бала чагыннан бирле кадерләп, тәрбияләп үстергән җизнәсенә шундый явызлык эшләгәнне, туган анасына да ул игелек күрсәтмәс. Р.Ишморат; 2) Файда китерү. [Бодайларның] Кайсы яньчелгән, кайсы сынган, кайсы-берсе бик чирләшкә. Андыйларның күбесе тишелсә дә, игелек күрсәтмәс иде. Г.Бәширов |