ИГЕЗӘК и. 1. 1) Игез туган балаларның берсе. Надрюков уйнаган Осип, Шамуков уйнаган Хлестаковка игезәкләрдәй охшаган: чиләгенә күрә капкачы инде, әйтәсе дә юк. Татар совет театры. Ибрай кул астына туры килгән беренче кызны – игезәкләрнең берсен этеп җибәрде. Г.Гобәй 2) Зодиак йолдызлыгының 21 май – 23 июньгә туры килгән вакыт аралыгы һәм шул арада туган кешеләр; җәүза 2. с. мәгъ. к. игез (1 мәгъ.). Игезәк бала үстерү авыр, диләр иде, болар икесе бер бала караган шикелле дә булмады. Р.Вәлиев |