ИГӘҮЛӘ’Ү ф. 1) Игәү белән ышкып, нәрсәнең дә булса өслеген шомарту, кайрау, тигезләү. Мохтар өйдән чыгып барганда, Гыйльмулла кухня ягында иске әчкечләр игәүләп утыра иде. Ш.Камал. Аннары, трюмо алдына утырып, тырнакларын игәүләп лаклады, чәчләрен тарап матурлап куйды. З.Фәйзуллин. Алар янына, кулына кыскарак кына саплы җиңел чалгы тотып, Зәйтүнә килеп туктады. – Игәүләп кенә бир әле, Барис абый? – диде ул. Н.Фәттах

2) күч. сөйл. Кемне дә булса туктаусыз әрләү, шелтәләп тору. Йөрәк булып та тибә, Сабый булып та имә. Булмый аны йөгәнләп, Игә килми игәүләп. Х.Бәдигый

3) күч. Борчып тору, тынгылык бирмәү

Игәүләп алу Тиз генә игәүләү. Балам гариплеген яшерергә, Ипләп маташканда икәүләп, Оста, аның үткен тешен күреп, Җәһәт кенә ала игәүләп. Ф.Шәехов

Игәүләп бетерү 1) Игәүләү эшен тәмам итү

2) күч. Тәмам игәүләү, теңкәсенә тиеп бетү

Игәүләп кую Игәүләп әзер хәлдә тоту. Җитмәсә, пычкыны алдан бик нык үткерләп-игәүләп куйган иде әти кеше. С.Поварисов

Игәүләп тору Әле, күз алдында игәүләү; бертуктаусыз игәүләү. Күңелен игәүләп торган галәмәтнең Зөлфия икәнен танырга теләмәде. Т.Галиуллин. Хатыны бертуктаусыз игәүләп торуыннан бичара Әбелгәрәйнең колаклары шаулый башлады. И.Хәйруллин. Җәмилә әби генә Касыйм бабайны адым саен игәүләп торды. Д.Гайнетдинова

Игәүләп үтү к. игәүләп алу. «Бәлки, башым белән бәрелеп, бу туташка берәр нәрсә вәгъдә иткәнмен. Мин аның белән йокламадыммы икән?» – дигән ямьсез уй миен игәүләп үтте. Т.Галиуллин

Игәүли башлау Игәүләргә тотыну. Тимергалиев председательгә урын-мазар тәкъдим итмәде, аны «келәмгә бастырып», тып-тын калган бүлмәдә игәүли башлады. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә