ИГӘ’Ү II ф. к. игәүләү. Әти пычакларны үзенә бер көйгә җырлатып иги, чарлый, кайрый. М.Галиев. Тагын шик-шөбһә җанны иги. Н.Хәсәнов. Бичә көн дә аның өчен мине иги. Имеш, бала тәрбияләү белән шөгыльләнмим, ата-аналар җыелышына йөрмим. М.Сәлимов

Игәп тору Бертуктаусыз игәү. Үскән саен, кеше булган саен Игәп тора бала күңелеңне. Ә.Ерикәй. Әнисе, эшсез ятма, дип, гел игәп тора, диләр. Х.Камалов. Ә инде көн саен игәп торуга тирең җиде катлы булса да түзмәячәксең, үзеңнең дә ир кеше икәнлегеңне күрсәтергә тырышачаксың. Ф.Яруллин

Иги башлау к. игәүли башлау. Әмма беләм: шушы минуттан минем бәгырьне билгесезлек иги башлаячак. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә