ИГӘ’Ү I и. Нәрсәнеңдер өслеген кырып шомарту, үткерләү яисә кисеп чыгару өчен, тешәлгән сырлы металл кисәгеннән гыйбарәт эш коралы. Сөякләре сызлап, җаны сыкрап, Игәү белән кыргандай була. М.Гафури. Мич өстенә һәрбер кара мунчадагыча гади таш өелгән, таш араларында сынык кендек, ватык йозак, шомарган игәү кебек тимер-томыр күп иде. Г.Гобәй |