ИГӘРЧЕ и. диал. 1) Күәс төбеннән кырып алынган камырдан ясалган кечкенә ипи; кырындык. Арыш икмәге пешергәндә, икмәкләрне әвәләп бетергәч, күәс чиләгенең төбендә, кырыйларында ябышып калган камырларны җыештырып, оештырып, бер кечкенә икмәк ясыйлар. Шул кечкенә икмәк «игәрче» аталадыр. Г.Сәгъди 2) Хәерчегә бирер өчен, кечкенә итеп әвәләнә торган ипи, вак ипи |