ИГӘ’ КИТЕРҮ ф. 1) Кемнең дә булса холык-фигылен яхшырту, үзара мөнәсәбәттә ипле итү, күндерү, җайлап, тәртипкә кертү. Монда хәзерге хәлләр шәптән түгел әле. Саматны, уртак күршебезне әйтәм, һич игә китерә алмыйбыз шуны. З.Фәтхетдинов. --- балаларына-оныкларына тырнак белән дә чиртмичә, сүз белән игә китереп үстерде. Рифә Рахман. Табиблар белән шәфкать туташлары, --- баласын алырга теләмәгән ананы игә китерер өчен, кулларыннан килгәннең бөтенесен эшлиләр. Сөембикә

2) Берәр нәрсәне рәтләп төзәтү, яхшырту, әйбәт, уңайлы итү. Алабута карабодайны баскан әле анда. Аны шыгырдап кына игә китерә алмассың. Ф.Бурнаш. Әтисе исә әнә шул буйсынмас көчләрне җиңеп, игә китереп, асыл бизәкләр, асыл сурәтләр тудыручы гали бер зат булып тоела Гөлйөземгә. Ф.Латыйфи. Биш-ун ел буена уртакул тәрҗемә кулъязмаларын игә китерергә тырыштым. Казан утлары

3) Терелтү, хәлен яхшырту. «Инде син мөртәтне ашатып-ашатып та игә китерә алмасам, мин сине чынлап та мөфтинең мәргәненнән укка алдырачакмын», – диде Айбиби каракошка, якын кешесен орышкандай итеп. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә