ИГӘ’ КИЛҮ ф. 1) Кешеләр киңәшенә, үгет-нәсыйхәтенә колак салып, аны кабул итеп, холык-фигыльне уңай якка үзгәртү, яхшырту, җайлау, яраклашу, тыңлаучанга әйләнү. Үзе нинди таза, нинди көчле, нинди матур җыру җырлый инде югыйсә, үзе шул җырларыннан соң һич игә килә алмый. К.Миңлебаев. Әгәр сөю гөнаһ булса, гөнаһларым әз түгел. Гөнаһ, дими, тәүбә белми, Игә килми бу күңел. К.Булатова. Улының игә килүе, инсафлылык саклап сөйләшүе, ниһаять, бу фани дөнья хәятының буразнасына дөрес кереп китүе бик шатландырды аны. С.Поварисов

2) Ипкә, җайга килү, җайлылану. Югыйсә ирләр алар, бер тайпылса, ике елсыз игә килми. М.Маликова. Шуннан соң туксан килолы хатыным игә килеп калыбына утырмасынмы, майлап куйган кебек! З.Фәйзуллин

3) Хәл яхшыру, терелү, сихәтләнү. Арба кендеге белән башына сукканнар. Шуннан игә килә алмады инде ул… Ә.Хәсәнов. – Имче баба, мин кайда? – Менә игә килдең, углан. --- Тиздән аякка басарсың. Син безне, атаң Әтрәк бәкне шактый хафага салдың. Т.Нәбиуллин

4) Рәткә килү, рәтләнү, уңайлану, көйләнү (җансыз әйберләр турында).



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә