ИГӘ’ КЕРТҮ ф. 1) к. игә китерү (1 мәгъ). Күрше авыллардан яхшы түгел, бөтен колхозлары белән бер юньсезне дә игә кертә алмадылар, диярләр. Г.Сәгыйдуллин. Хөсбулыч, кызыл тышлы блокнотын селки-селки: – Әйтергә туры килә. Син киребеткәнне шунсыз игә кертеп булмас, – дип, өскә таба атлады. Р.Бәшәр 2) Көйләү, рәтләү, төзәтү. Камера шартлаган. --- әгәр җилем булса, бер-ике сәгать эчендә игә кертеп булыр иде. А.Шамов |