ИБЛИ’СЧӘ рәв. 1) Иблискә (2 мәгъ.) хас булганча, иблисләр кебек
2) күч. Хәйләкәр, мут кыланып, икейөзлеләнеп. «Шулай да без Газизә белән икәү кайтабыз!..» Гариф, бу сүзләрне әйткәндә, Газизәгә туп-туры һәм дә иблисчәрәк карый иде. Ш.Камал