ИБЛИС и. гар. 1) дини Алла каһәренә дучар булып, күктән җиргә сөрелгән, кешеләрне аздыру белән шөгыльләнә торган мифик зат. --- шуннан соң Алланың бер «мордар» бәндәләре, иблис вәсвәсәсеннән котылып, «изге» православие иманына иңгәннәр икән. Р.Әмирхан. Төште Иблис җиргә акрын, баш иде: «Менә, менә сезләргә Иблис баш!» – диде. Ш.Бабич. Бер абзый көн саен кич курка төннән, Кара төн шайтаны – иблис вә җеннән. Н.Исәнбәт 2) күч. тирг. Башкаларны алдап, котыртып юлдан яздыручы, аздыручы явыз кеше. Әйтерсең лә яза башлаган повестеннан ниндидер иблис аңа таба тискәре импульслар җибәрә, һәм ул кулына тоткан ручкасын атып бәрә. Ф.Садриев. Аяк басып каршы алуыгызны сорыйм, хөрмәтле иблис кавемнәре. Н.Әхмәдиев ◊ Иблис көчеге гади с. Кешеләрне, бигрәк тә, үзеннән кечеләрне юлдан яздыручы яшь кешегә карата тиргәп әйтелә. [Әхмәт:] Кайда ул иблис көчеге? [Гөлшаян:] Әнә сандыкта. М.Әмир. Иблис ләгыйнь сөйл. иск. Каргалган иблис, явыз зат (тиргәү, әр сүзе). [Хәнифә:] Нәрсә күңелгә вәсвәсә салып йөри соң бу, иблис ләгыйнь. Р.Ишморат. Иблис өмәсе Җәнҗал, ыгы-зыгы, зур тәртипсезлек. [Шәйхезаман:] Бу нинди шайтан туе? Бу нинди иблис өмәсе? [Байтирәк:] Менә хәзрәткәем, күр: эчеп кайтканнар. Т.Гыйззәт. Иблис өшкергән нәрсә гади с. тирг. Ачы, усал телле кеше; берничек тә игә-юньгә килми торган, начарлыкка чыккан кеше. Тукта! Тукта, дим, иблис өшкергән нәрсә! Э.Касыймов. Иблистән иман сорау Юк җирдән, булмастайны өмет итү. Шулай ук һәм гакылсыздан гакыл сорау – иблистән иман сорау – буштан бушка. З.Бәшири. Иблис токымы 1) Иблис нәселеннән булган чибәр, гүзәл зат. Хатын-кыз гына түгелдер син! Иблис токымыннандыр! Ир-атны гына түгел, фәрештәңне дә юлдан яздырырсың. М.Хәсәнов; 2) Тыңлаусыз бала-чаганы, я азган, мәгънәсез яшь-җилкенчәкне, явыз, хәйләкәр кешеләрне тиргәү сүзе. Сезне хәйләгә өйрәтәсе юк инде, иблис токымы бит сез. Ә.Фәйзи. Иблис төкереге гади с. 1) Усал, шук-шаян балага ачуланып әйтелә. – Син, иблис төкереге, чәнчелеп төшмичә, нишләп анда койма өстендә утырасың? – диде мулла. Ф.Хөсни; 2) Яман, тискәре кеше, үҗәт (ачулану сүзе). Җанын җәһәннәмгә җибәрәсе карт шайтан, иблис төкереге. Ш.Усманов |